«Соры муен-2023» акциясе кысаларында «Үрдәкләр селфие» фотоконкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.
Эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
– «Массовка» (үрдәкләрнең иң зур җыелышы);
– «Кошлар янында» (үрдәкләрнең һәм кешеләрнең иң зур җыелышы);
– «Су өстендәге койрыклар» (башы белән чумып туклана торган үрдәкләрнең иң күп саны);
– «Кызыклы кадр» (иң оригиналь фотография);
– «Сирәк күренеш» (Россия Кызыл китабыннан су йөзүче яки су тирәсендә яшәүче кош белән фотография).
Катнашу өчен 2023 елның 1 февраленә кадәр тасвирлама белән эшне әлеге сылтама буенча йөкләргә кирәк: https://vk.com/album-218129934_289138512.
Тулырак мәгълүматны монда табып була: https://vk.com/rbcu1993?w=wall-15839402_36434.