Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында катнашучылар 2023 елның 1 нче яртыеллыгына эш планы турында фикер алышканнар

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Саба муниципаль районы Лесхоз урта мәктәбендә «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Чара эшендә «Саба урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Зоя Мултанова катнашкан.

Җыелыш кысаларында мәктәп урманчылыгының узган елдагы эшенә йомгак ясалган һәм 2023 елның 1 нче яртыеллыгына бурычлар билгеләнгән.

Укучылар «Җир сәгате», «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары», «Урман янгыннарына юк!» акцияләрендә катнашачаклар, Халыкара урманнар көненә, Бөтендөнья су ресурслары көненә һ.б. багышлап чаралар үткәреләчәк.

Февральгә төрле дәресләр һәм мастер-класслар үткәрү, шулай ук мәктәп урманчылыгы стендын яңарту планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International