ТР Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар. Узган ел 971,7 мең га мәйданда урманнарның санитар һәм урман патологик торышына даими җир өсте күзәтүләре башкарылган. Белгечләр барлыгы 202 даими күзәтү пунктына барганнар.

Зарарлы организмнар популяциясенә сайланма тикшерүләр уздыру буенча җир өсте күзәтүләре 1,8 мең га мәйданда башкарылган. Күзәтүләр җентекле, рекогносцировкалы һәм феромон ысуллары белән алып барылган. Инвентарьлаштыру барышында парсыз ефәк кортларының күп булуы ачыкланган, аларны бетерү чараларын уздыру өчен нигезләүләр төзелгән. Башка урман корткычларын күзәтү аларның урман утыртмаларының санитар һәм урман патологик торышына янамый торган санда булуын күрсәткән.

Алынган мәгълүматлар 2022 елда дәүләт урман патологиясе мониторингын алып бару турындагы хисапта чагылдырылачак. Аның нигезендә быел урманнарны саклау чаралары планнары төзеләчәк, бу республика урманнарының санитар һәм урман патологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International