Рослесхоз башлыгы урынбасары Вячеслав Спиренков «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ эше белән танышты

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ эше белән танышты. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, җитәкче-урманчы Васыйл Гыйззәтуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Илһам Рәхмәтуллин озатып йөрде.

Вячеслав Спиренков агач эшкәртү комплексында, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, өченче типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясендә һәм Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында булды. Аңа агач эшкәртү комплексының 2013 елда файдалануга тапшырылуы турында сөйләделәр. Аның еллык проект егәрлеге 600 мең данә күләмендә агач аскуйма, гомуми билгеләнештәге 32 мең куб метр пиломатериал, 6 мең тонна агач оны, 22 мең тонна пеллет җитештерергә һәм сатарга мөмкинлек бирә. ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге 2012 елдан бирле эшли. Аның җитештерү куәте елына 12 млн.данә ябык тамыр системасы булган утырту материалы тәшкил итә. Комплекс 11,3 га мәйданны били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, чәчүлекләрне суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һәм башка объектлар урнашкан. Үзәк ВСС АВ швед компаниясенең заманча җиһазлары белән җиһазландырылган.

Ахырда Вячеслав Спиренков Саба районының «Лесхоз мәктәбе» МББУ «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашты һәм капиталь ремонт үткәргәннән соң «Саба урманчылыгы» ДКУ административ бинасын карады. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда республика программасы буенча биредә тышкы һәм эчке бизәкләү эшләре башкарылган, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү системалары ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International