Бүген Азнакай администрациясе бинасында «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» дигән темага киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, урман тармагы белгечләре катнашты.
Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча 151 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, 335 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 279,5 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1349 патрульлек һәм 82 профилактик чара үткәрелгән.
Чарада шулай ук урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров һәм урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Нурия Шәрифуллина доклад белән чыгыш ясадылар.