Элек дәүләт оешмалары әзерләгән агач биржада оештырылган сәүдә аша сатылырга тиеш иде. Соңгы төзәтмәләрне кабул иткәннән соң* (№600-ФЗ) процедура гадиләштерелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бюджет оешмалары тарафыннан агач материалы асылда дәүләт йөкләмәләрен үтәү кысаларында санитар кисүләр һәм тәрбияви кисүләр уздырганда әзерләнә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт учреждениеләре тарафыннан агачны биржада сату күләме 4 млн.куб. метрдан артып киткән. Төп кулланучылар – җирле халык һәм социаль юнәлештәге объектлар – сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре.
«2022 елның 29 декабреннән үз көченә кергән закон дәүләт урман хуҗалыгы оешмаларына 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алучы оешмаларга үз ихтыяҗлары өчен биржа сатуларыннан тыш агач сату мөмкинлеген бирә. Биржада сатулар үткәрмичә, бюджетның агач әзерләүче оешмалары белән турыдан-туры килешүләр төзү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу социаль юнәлештәге объектлар өчен процедураны шактый гадиләштерәчәк», – дип сөйләде Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников.
Белешмә өчен:
*«Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» 29.12.2022 ел, № 600-ФЗ.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте