Алабуга урманчылыгы белгечләре Менделеевск шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә укучылар өчен «Урманнарны янгыннардан саклагыз» дигән темага дәрес үткәргәннәр

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

«Алабуга урманчылыгы» ДКУ белгечләре Менделеевск шәһәренең 2 нче мәктәп укучылары өчен «Урманнарны янгыннардан саклагыз» дигән темага дәрес үткәргәннәр.

Дәрес барышында урманнарны саклау һәм яклау инженеры Алевтина Согорина һәм Менделеевск кишәрлеге урманчысы Әгъмал Мөхәммәтҗанов укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы, урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгәннәр.

«Статистика мәгълүматларына караганда, урманда барлыкка килгән 10 янгынның 9ы кеше аркасында килеп чыга. Бигрәк тә корылыклы җәй айларында куркыныч зур. Урманда калган кечкенә пыяла кисәге дә зур урман янгынының сәбәбе булырга мөмкин бит», – дип билгеләп үткән Алевтина Согорина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International