ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Азнакай урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчысы билгеләнде. Ул – Руслан Айрат улы Хәйдәров.
Руслан Хәйдәров 1985 елның 1 июнендә Азнакай районы Мәлбагыш авылында туган. 2007 елда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлегендә «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ агач эшкәртү цехы башлыгы, урманчы ярдәмчесе, урман мастеры, участок мастеры, «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Мәлбагыш кишәрлеге урманчысы, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ Актүбә кишәрлегендә урман мастеры булып эшли.