ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Түбән Кама муниципаль районында эш визиты белән булды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Анда ул «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елда эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында киңәшмә үткәрде. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, районның башкарма комитеты, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты.

Утырышта докладлар белән җитәкче-урманчы Радмир Галимов, урман хуҗалыгы директоры Илдус Сафин һәм баш икътисадчы Эльвира Тюленева чыгыш ясады.

Радмир Ингилов хәбәр иткәнчә, 2022 елда Түбән Кама урманчылыгы территориясендә 148,8 га мәйданда – урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау – 170 га, урман культураларын тулыландыру – 117,8 га, 0,5 га  мәйданда базислы урман питомнигында орлык чәчү буенча эш башкарылган. Шулай ук төп урман формалаштыручы токымнардан 475 кг орлык әзерләнгән һәм 588,1 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Урманнарны саклау максатларында 1007 гектарда урман утыртмаларына урман патологиясе тикшерүе һәм 47 гектарда ликвидлы булмаган агачларны җыю эшләре үткәрелгән.

Илдус Сафин – товар продукциясе җитештерү, агач ташу һәм хезмәтне саклау, Эльвира Тюленева узган ел башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге мәсьәләләренә тукталды.

Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы оешмаларның 2022 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Барыгызга да фидакарь хезмәтегез һәм республиканың урман комплексы үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – 2023 елга куелган бурычлар арасында – дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм урман әзерләү буенча барлык эшләрне сыйфатлы башкару, тоту өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү күләмен һәм кадрларның цифрлы белем дәрәҗәсен арттыру. Шулай ук урманнарда янгын чыгу куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».

Киңәшмәдән соң Равил Кузюров һәм Рамил Муллин Түбән Кама урманчылыгының административ бинасын һәм II типтагы урман янгын станциясен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International