31 гыйнвардан 27 февральгә кадәр https://ecomir.uchi.ru сайтында 1-9 сыйныф укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча онлайн-олимпиада үткәрелә.
Быел олимпиадада 9 бирем булачак, алар әйләнә-тирә дөнья һәм экология турында кызыклы фактлар хакында сөйләячәк һәм шуларның өчесе «Экология» илкүләм проектының интеграцияләнгән темалары: интерактив формат уен формасында балаларга биологик төрлелек, калдыкларны сортлау, урманнарны торгызу һәм урман янгыннарын профилактикалау кебек мөһим темалар турында сөйләргә ярдәм итәчәк. Биремнәр баладан тирәнтен белем таләп итми, табигать һәм кеше эшләре арасындагы бәйләнешне мантыйкый һәм интуитив аңлау гына кирәк.
Проектны оештыручылар – Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм «Учи.ру» белем бирү платформасы.