Бүген Базарлы Матак авылындагы «Балалар иҗаты йорты» ӨБ МБО базасында «Әлки урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» темасына киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадыймов, урман тармагы белгечләре катнашты.
Узган елгы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Илсур Зәйнуллин сөйләде. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигать саклау акцияләре һәм 2023 елга планнар турында сөйләде. «Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек бара, – дип билгеләде Илсур Зәйнуллин. – Урманнардан файдаланучы затлар белән очрашулар уздырабыз, авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында докладлар белән чыгыш ясыйбыз».
Аннары докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Әмир Гыйзитдинов һәм урманчылык җитәкчесе урынбасары, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Олеся Матюшкина чыгыш ясады.
Утырыш ахырында 2023 елда янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек мәсьәләләре каралды.