Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Балык Бистәсе муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Төп максаты – «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елда эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында. 2023 елда янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы» темасына җыелыш уздыру.
Киңәшмә Балык Бистәсе ш.т.п. администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Радик Исламов катнашты.
Башкарылган эшләр турындагы төп доклад белән җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә 141,9 га мәйданда – урманнарны торгызу, 490,2 га – урман үсентеләрен урман патологиясе буенча тикшерү, 60 га санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәрелгән.
Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында 98 км озынлыктагы янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу, янгынга каршы билгеләнештә 19,5 км озынлыгында юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган.
Шулай ук докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров һәм урманнарны торгызу буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Иван Большаков чыгыш ясады.
Министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Сезнең һәрберегезгә намуслы, фидакарь хезмәтегез һәм нәтиҗәгә омтылышыгыз өчен рәхмәт белдерәм, – диде ул. – Алдагы чорга төп бурыч –урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга сыйфатлы әзерлек».