Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар. Бу атнада «Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Николай Кваков һәм урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Гүзәл Газимова Чирмешән районы Иске Әлмәле урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашканнар.
Очрашу барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Лубян урман-техник көллиятенең тарихы, анда өйрәнелә торган дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары һ.б. турында сөйләгәннәр.
Алар шулай ук урман тармагындагы яшь белгечләргә ярдәм итү чараларына да җентекләп тукталганнар. «Әлеге программа Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә эшкә кергәндә яшь белгечләр 150 яки 300 мең сум күләмендә акча ала алалар», – дип хәбәр иткән Николай Кваков.