Урманчылыкларның вәкилләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итәләр

2023 елның 3 феврале, җомга

Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

«Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Әхәт Хәсәнов Мамадыш районының Красная Горка авыл җирлеге гражданнары җыенында катнашкан. Ул урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләгән, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узган. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябрендәге 1614 номерлы карарының 10 пункты нигезендә, кар катламы эреп беткән көннән башлап урманга янәшә урнашкан урыннарны корыган үлән калдыкларыннан, урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәргә ятсә урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки башка янгынга каршы киртәләр аерып алырга кирәк», – дип билгеләгән Әхәт Хәсәнов.

«Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Фәнис Усманов – Мамадыш районының Урта Кирмән авыл җирлеге гражданнары җыенында, «Кама урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов – Чистай районының Кубас авыл җирлеге гражданнары җыенында,  «Буа урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Сәгыйть Мәхмүтов Чүпрәле районы Матак авыл җирлеге гражданнары җыенында доклад белән чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International