Бу атнада Лубян авылында Лубян урман-техник көллияте студентлары арасында ел саен уздырыла торган Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары узган. Ярышларда барлык уку төркемнәре дә катнашкан.
Ярышлар нәтиҗәсендә егетләр арасында 22 нче урман хуҗалыгы төркеменнән Дмитрий Лаптев 1 нче урынны алган, 2 нче урында – Амал Мингалимов (31 нче төркем), 3 нче урында – Илназ Рәхмәтуллин (12 нче төркем).
Кызлар арасында 1 нче урын өчен көрәштә Софья Лоикова (32 нче икътисадый төркем) җиңгән, 2 нче урында – Әлфинә Гаптерәүпова (31 нче у/х төркеме), 3 нче урында – Татьяна Гребенкина (32 нче и/к төркеме).
«Чаңгы ярышлары – минем яраткан спорт төрем. Таудан төшкәндә күңел җилкенеп ала. Кышкы урман күренешләре дә күзләрне сөендерә, – ди Татьяна Гребенкина. – Безнең көллияттә сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалауга зур игътибар бирелә. Һәркем диярлек физкультура белән шөгыльләнә яки теләсә нинди спорт төре белән мавыга».