Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки муниципаль районының Иске Матак авыл җирлеге гражданнары җыеннарында катнашты. Җыелышлар Иске Матак һәм Чуаш Шәпкәсе авылларында узды.
Гражданнар җыеннарында 2022 елда авыл җирлекләренең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Үз чыгышында министр Равил Кузюров 2022 елда илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 3,8 трлн. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерүе индексы – якынча 106%. Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында төзелеш, сәнәгый җитештерү күләме, төп капиталга инвестицияләр кертү, ваклап сату әйләнеше, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарны саклап кала алган.
«Икътисадый кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быел барлык республика программаларын узган ел дәрәҗәсендә дәвам иттерү турында карар кабул итте», – дип нәтиҗә ясады Равил Кузюров.