«Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр #ЭстафетаДобра флешмобына кушылган

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Зеленодольск районы Әйшә урта мәктәбенең «Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр #ЭстафетаДобра флешмобына кушылганнар. Балалар көнбагыш һәм бодай орлыкларыннан үз куллары белән эко-җимлекләр ясаганнар һәм аларны белем йорты территориясендә элеп чыкканнар.

Исегезгә төшерәбез,  #ЭстафетаДобра флешмобында һәркем катнаша ала – табигатькә, җәмгыятькә, кешеләргә файда китерәчәк игелекле эш эшләгез. Бу өмәдә катнашу, агач утырту, чишмәләрне төзекләндерү, ишегалдын җыештыру, кошлар өчен җимлекләр ясау һ.б. булырга мөмкин.

Флешмобта катнашу өчен фотога төшерегез яки видеоролик яздырыгыз, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битегезгә куегыз,  #ЭстафетаДобра #минэкологиирт хэштегларын куегыз һәм, постта билгеләп, эстафетаны башка катнашучыга тапшырыгыз (конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш). Иң кызыклы роликлар һәм фотографияләр Татарстан Экология министрлыгының рәсми аккаунтларында басылачак, ә иң күп лайк җыйган авторлар призлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International