Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек бара

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елгы урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек бара. «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде, ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм «Авиалесохрана» ФБУ белән килештерелде. Якын арада документ Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына карау һәм килештерү өчен җибәреләчәк.

Шулай ук планлы техник хезмәт күрсәтү һәм урман янгыннарын сүндерү техникасына, тракторларга һәм арбаларга ремонт ясала, кирәкле запас частьләр, материаллар һәм җиһазлар сатып алына, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла.

Быел «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча укулар узачак белгечләр дә билгеләнде. Махсус әзерлекне 360 кеше узар дип көтелә.

Белгечләр хәлне анализларга һәм стратегик карарлар кабул итәргә, янгыннарны сүндерүнең төп ысулларын кулланып, янгын сүндерүне оештырырга, урман янгыннарын сүндерү өчен махсуслаштырылган техника һәм җиһазлар кулланырга, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә, шулай ук урман янгын сүндерүчеләренә кирәкле башка файдалы күнекмәләрне кулланырга өйрәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International