Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм бу елга бурычлар билгеләү буенча фикер алышу дәвам итә

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Олы Кайбыч авылындагы администрация бинасында узды.

Төп доклад белән директор вазыйфаларын башкаручы Фәнис Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул үткәрелгән урман культуралары эшләре, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү эшләре, 2023 елда янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культурасы сезоннарына әзерлек барышы һәм башкалар турында сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру, санитар-савыктыру чараларын уздыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын һәм башкаларны гамәлгә ашыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

Шулай ук бүген Илгизәр Зарипов «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге йомгаклары буенча да шундый ук киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Тәтеш шәһәре администрациясе бинасында узды.

2022 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин сөйләде.

«Узган елда нәтиҗәле эшчәнлек өчен барысына да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Алдагы чорга төп бурычлар – урманнарны торгызу кампаниясенә һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга сыйфатлы әзерлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International