«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 14 нче лицеенда 3 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәргән.
Дәрес барышында укучылар урманнарның санитария һәм урман патологиясе торышына, урман корткычларына, шулай ук урман янгыннары төрләренә һәм сәбәпләренә йогынты ясаучы факторлар турында белгәннәр.
Күрешү азагында Венера Ефременкова балаларны, урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын билгеләү эше белән танышу өчен, ТР Урманнарны саклау үзәгенә кунакка чакырды.