Бүген федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр циклы башланып китте. Беренче чара Кукмара муниципаль районының Лубян авылы мәдәният йорты базасында узды.
Семинар-киңәшмә эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, республиканың Әгерҗе, Кама, Кызыл Йолдыз, Лубян һәм Мамадыш урманчылыкларының җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, участоклардагы урманчылар, инженерлар, урман осталары катнашты.
Семинар-киңәшмәне министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. Үзенең сәламләү сүзендә ул контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгын ассызыклады. «Без хәтәрлекләрне дөрес бәяләргә һәм гражданнар, юридик затлар һәм эшкуарлар арасында хокук бозуларны кисәтергә тиеш, – дип билгеләде ул. – Шулай ук инспекторлык составыбызның квалификациясен күтәрү өстендә дә эшләргә кирәк».
Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул чарада катнашучылар өчен федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруны регламентлаучы норматив хокукый актлар, контроль-күзәтчелек һәм профилактик чараларның төрләре, «ТОР КНД» ДМС һәм «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДМС эшләү үзенчәлекләре турында искәртеп узды.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары нигезендә планлы (контроль) күзәтчелек чаралары гамәлдән чыгарылды. Әлеге нормалар быел да гамәлдә, – диде Айрат Әхмәров. – Кайбер хәлләр булган очракта, планнан тыш контроль чаралар үткәрелергә мөмкин».
Ахырдан спикер урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен, урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен үтәү өлешендә гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләренә тукталды.