«Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Нурлат районы Мамык урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» конкурсына йомгак ясалган. Конкурс агымдагы елның 20 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр уздырылган.

Кичә, 8 февральдә, конкурста җиңүчеләрне бүләкләгәннәр. Мактау грамоталарын Нурлат урманчылыгының Чияле Алан кишәрлеге урманчысы вазыйфаларын башкаручы Елена Архипова тапшырган.

«Кошлар өчен иң яхшы җимлек» конкурсы үсеп килүче буынның игътибарын кышлаучы кошларны тукландыру зарурлыгына, аларның санын һәм төрләрен саклауның мөһимлегенә җәлеп итү максатыннан үткәрелде, – дип билгеләде Елена Архипова. – Чара «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе белән каралган иде. Моның белән беррәттән, акция кысаларында каурыйлы дусларны тукландыру кагыйдәләре турында лекция оештырылды – балалар кошларга ни өчен кыздырылган көнбагыш, тозлы һәм ысланган продуктлар бирергә ярамаганлыгын белделәр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International