Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр чыршы ботакларыннан һәм күркәләрдән бәйләм ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Композицияләрне әзерләү процессы белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Әйбәтов һәм Балык Бистәсе муниципаль районы делегациясе әгъзалары танышкан.
Моннан тыш, делегация әгъзалары «Лесовичок» берләшмәсенең эшчәнлек юнәлешләре, анда үткәрелә торган чаралар һәм акцияләр турында белгәннәр, шулай ук 2003 елда Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Ривгат Мотыйгуллин ярдәме белән оештырылган урман музеен караганнар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Лесовичок» мәктәп урманчылыгы 2014 елда оештырылган. Хәзерге вакытта аның составында 15 кеше бар. Берләшмә эшчәнлегенең төп юнәлешләре – тәҗрибәдә табигать саклау эшчәнлеге (урманнарны торгызу, санитар савыктыру чараларында катнашу, янгын чыгу куркынычы янаган чорда урманнарны патрульләштерүдә ярдәм итү һ.б.), фәнни эшчәнлек (конкурсларда катнашу) һәм пропаганда алып бару, халыкны экологик агарту эшчәнлеге.