Равил Кузюров Питрәч һәм Чистай муниципаль районнарында эш визиты белән булды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Питрәч һәм Чистай муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Анда ул 2023 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Питрәч районында утырыш Питрәч авылы администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Илһам Кәшапов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге, район авыл хуҗалыгы идарәсе, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән Лаеш урманчылыгының җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, Питрәч кишәрлегенә караган урман фонды территориясендә урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культуралары техникасы һәм җиһазларын әзерләү, урман янгыннарына каршы көрәшне пропагандалау һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

Чистай районындагы җыелыш Чистай шәһәре администрациясе бинасына узды. Утырышта муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, район башкарма комитеты белгечләре катнашты.

Докладлар белән Кама урманчылыгы җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов һәм Биләр урманчылыгы җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин чыгыш ясады.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов урман тармагы белгечләренә урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен контрольдә тотарга вәгъдә итте.

Равил Кузюров шулай ук ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Хәзер урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк, – дип ассызыклады ул. – Шулай ук 2023 елга куелган бурычлар арасында – урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы һәм вакытында үтәү, файдалану өчен билгеләнгән урман бүлемтеген үзләштерү күләмен арттыру һәм урман тармагы белгечләренең цифрлы белем дәрәҗәсен арттыру».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International