Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара. Көллият укытучысы Гүзәл Мәҗитова Баулы шәһәренең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашкан. Очрашу Ю.А.Гагарин исемендәге 3 нче мәктәп базасында оештырылган.
Очрашу барышында Гүзәл Мәҗитова укучыларга Лубян урман-техник көллиятенең тарихы, өйрәнелә торган дисциплиналар, мәдәни-массакүләм чаралар һ.б. турында сөйләгән. «Көллияттә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Көллиятебезнең ишекләре һәрвакыт ачык, без яңа студентларга шат», – дигән ул.
Шулай ук балалар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча тормышка ашырыла торган чаралар һәм тармакның яшь белгечләренә ярдәм чаралары турында да белгәннәр.