Иҗтимагый тормыш: һөнәри берлек ярдәме белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Ак Барс» – «Амур» хоккей матчында булдылар

2023 елның 10 феврале, җомга

Кичә, 9 февральдә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Ак Барс» һәм «Амур» хоккей командалары арасындагы матчка бардылар. Чара Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмасы ярдәме белән оештырылды.

Матч 4:2 исәбе белән  «Ак Барс» командасының җиңүе белән тәмамланды.

«Бик киеренке уен булды. Матч Хабаровск командасы тарафыннан рәттән ике алка кертү белән башланып китте, – дип сөйләде Министрлыкның  икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Артем Николаев. – Без һөнәри берлегебезгә матчка бару, ял итү һәм хезмәттәшләребез белән вакыт үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәтле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International