Бу елның 2-3 мартында урманнарны компенсацияләү мәсьәләләре буенча онлайн-семинар узачак. Аны Урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты оештыра.
Катнашу өчен урман юнәлешендәге оешмалар, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, юридик затлар, шәхси эшкуарлар, Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, бюджет һәм автоном дәүләт оешмалары вәкилләре чакырыла.
Семинар барышында урман законнарында 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән компенсацияле урманнарны торгызуга кагылышлы үзгәрешләр каралачак.
Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.