Бүген Татарстан Республикасында «Россия чаңгы юлы – 2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Казан шәһәрендә ярышлар биш мәйданчыкта – Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында, Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча елга үзәнлегендә, Дәрвишләр бистәсендә һәм Юдинодагы «Локомотив» стадионында узды.
Бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы булды. 1, 2,5, 5 һәм 10 чакрымга чаңгы ярышлары оештырылды.
Ярышларда министрлыклар, ведомстволар, төрле оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чаңгы ярышына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уздырыла һәм катнашучылар саны һәм географик яктан колачланышы буенча Россиядә иң зур кышкы спорт чарасы булып тора. Әлеге ярышларның төп максаты – халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.