«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырды.
Конкурс 2022 елның 15 июненнән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелде. Бәйгегә барлыгы 100 артык эш килгән булган.
«Агачлар утырту – Җирне дәвалау» номинациясендә конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Язилә Якупова (Әйшә урта мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгы), икенче урынны Юлия Пескова (Тәтеш шәһәренең «Сказка» катнаш төрдәге балалар бакчасының «Яшь урманчылары»), өченче урынны Айзилә Сабирҗанова (Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең «Урманкай» МБМУ).
«Яшь урманчылар табигать сагында» номинациясендә Рамилә Батуллина җиңү яулады (Бөгелмә шәһәренең 3нче урта мәктәбенең «Урман бал кортлары»), икенче урында – Айзилә Сабирҗанова (Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең «Урманкай»), өченче урында – Наталья Сидорова (Зур Шыя урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Лесовик»).
«Урманнар орлыклардан башлана» номинациясендә беренче урынга Рамил Ибәтуллин лаек булды (Бөгелмә шәһәренең 3 нче урта мәктәбенең «Урман бал кортлары»), икенче урында – Полина Бородина (В.В.Карпов исемендәге лицейның «Яшел утраучык» мәктәп урманчылыгы).