Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре каралды.
Докладларны тыңлап, министр Равил Кузюров хезмәткәрләргә 29.07.2017 ел, №280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру, урман тармагын цифрлаштыру һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.
«Болар белән берлектә, урман фонды җирләрен патрульләштерүне көчәйтергә, урман законнарын бозылуга юл куймаска кирәк», – дип ассызыклады министр.