Рослесхоз язын корыган үләнне профилактик яндыруга мораторий кертә

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Төп эшләрне көзге чорга күчереп, язгы профилактик яндыруларга чикләү кертү гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычларын киметергә ярдәм итәчәк.

«Урман фонды җирләрендә янгыннарны кисәтү буенча эшләрнең төп күләмен көзгә, янгын куркынычы сезоны тәмамланганнан соң һәм беренче кар уяганчыга кадәр күчерергә кирәк. Бу һава торышы начар булган очракта янгыннар таралу куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Профилактик яндыруларны бары тик компетентлы урман янгыннары формированиеләре вәкилләре генә үткәрә ала», – дип ассызыклады урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча федераль штаб утырышы кысаларында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский.

2023 елга планлаштырылган профилактик яндыруларны үткәрү күләме 222 мең гектарга якын тәшкил итә, пландагы күләмнең 87% өлеше Ерак Көнчыгыш төбәкләренә туры килә. Төп эш Бурятия Республикасында һәм Байкал арты краенда башкарылачак.

«Җирле халык тарафыннан үләнне контрольсез яндыру ландшафт янгыннарына китерә, алар урман янгыннарының сәбәпчесенә әверелергә мөмкин. Мәсәлән, узган ел язын Омск һәм Новосибирск өлкәләре территорияләрендә урнашкан урман фонды җирләрендә ут башка категория җирләреннән күчү сәбәпле килеп чыккан, теркәлгән барлык урман янгыннарының 66% һәм 42% барлыкка килде», – дип билгеләп үтте Алексей Венглинский.

Федераль штаб төбәкләргә урман фонды җирләрендә язгы профилактик яндыруларга мораторий кертү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Урман хезмәтләре җитәкчеләренә субъектлар җитәкчелеге белән башка категориядәге җирләрдә ут эшләреннән баш тарту мәсьәләсен карарга һәм җирле халык тарафыннан үләннәрне  контрольсез яндырулар буенча кисәтү чараларын оештырырга кирәк. Тиешле йөкләмәләр федераль штаб утырышы беркетмәсенә кертелде.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International