Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Актаныш һәм Мөслим муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Актаныш һәм Мөслим муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Максаты – 2023 елның янгын чыгу куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәләр үткәрү.

Актаныш районында утырыш Актаныш авылында администрация бинасында узды. Аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты.

Киңәшмә барышында Актаныш кишәрлеге территориясендә урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урман сагы һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Җыелышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү һәм урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару буенча чаралар комплексын үтәүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

Мөслим районында киңәшмә Мөслим авылындагы администрация бинасында узды. Чарада муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев чыгыш ясады. Ул 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында планлаштырылган чаралар, урман культуралары кампаниясенә әзерлек барышы һәм алдагы чорга төп бурычлар турында сөйләде.

Утырышка министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм район башлыгы Альберт Хуҗин йомгак ясадылар.

«Урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов. – Бу язгы чорда коры үләнне яндыру буенча чикләүләр турында аңлатуга һәм урманга янәшә урнашкан урыннарны урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан чистартуга яисә әлеге урыннарны янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яки башка төрле киртәләүче чаралар ярдәмендә аерып чыгуга кагыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International