Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Аксубай ш.т.п. хакимияте бинасында узды.
Докладлар белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин, урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов һәм башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, баш хисапчы Алена Ярмушкина чыгыш ясады.
Андрей Ильмухин 2022 елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү эшләре, янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе һ.б. турында сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләрен алып баруга бәйле берничә йөкләмә бирде.
Шулай ук бүген Рәис Гомәров «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек йомгаклары буенча да шундый ук киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Нурлат шәһәре хакимияте бинасында узды.
2022 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев сөйләде.
«Узган ел нәтиҗәле эшләгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте министр урынбасары Рәис Гомәров. – Киләсе чорга төп бурычлар – барлык урман торгызу эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару һәм янгын куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү».