Саба муниципаль районында «Мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген үстерү» темасына семинар узган

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 15 февральдә, Лесхоз урта мәктәбендә «Мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеген үстерү» темасына семинар узган. Аның эшендә «Саба урманчылыгы» ДКУ, «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, Саба муниципаль районы мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре катнашкан.

Семинарда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Илфат Шакиров һәм җитәкче-урманчы Васил Гыйззәтуллин сәламләгән.

Семинар барышында мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеген оештыру, шундый берләшмәләр өчен заманча белем бирү программаларын эшләү, аларның мотивациясен арттыруга, сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар уздыру мәсьәләләре каралган.

Шулай ук семинарда катнашучылар «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгының эш юнәлешләре белән танышканнар – гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм акцияләр турында белгәннәр, берләшмә кабинетын караганнар, талчыбыктан үрү һәм агач кашыклар бизәкләү буенча мастер-класслар күргәннәр.

Быел Саба муниципаль районында 20 яңа мәктәп урманчылыгы булдырылган. Хәзер мондый берләшмәләр һәр гомуми белем бирү учреждениесендә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International