ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында башлангыч һөнәри берлек оешмасының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында фикер алыштылар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында башлангыч һөнәри берлек оешмасының хисап җыелышы булды. Анда Татарстан Республикасы урман тармагы һөнәри берлек оешмаларының 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары тикшерелде.

Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова, Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җыелышта докладлар белән башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Наталья Тюкаева, һөнәри берлекнең ревизия комиссиясе рәисе, финанслар, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Халиков һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең республика оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова чыгыш ясады.

Наталья Тюкаева һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең гамәлгә ашырылган чаралары, уздырылган конкурслар, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар һ.б. турында сөйләде.

«Узган ел башлангыч һөнәри берлек оешмасы тарафыннан «Урман чаңгы юлы» спартакиадасы, Ватанны саклаучылар көненә, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Халыкара балаларны яклау көненә чаралар, «Мин Ватаным белән горурланам» рәсем конкурсы, шулай ук төрле экскурсияләр үткәрелде. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 88 беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары алды, – дип хәбәр итте ул. – Имин хезмәт шартларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Әлеге эш кысаларында октябрьдә ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 40 хезмәткәре һөнәри берлекләрнең  Укыту-тикшеренү үзәге базасында «Хезмәтне саклау» программасы буенча укулар узды.

Наталья Тюкаева декабрь азагында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм  РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы арасында 2023-2025 елларга тармак килешүенең имзалануы турында әйтте.

«Бу елга өстенлекле бурычлар – уңайлы хезмәт шартлары булдыру, яшь белгечләрнең социаль активлыгын арттыру, мәдәни-массакүләм, спорт һәм сәламәтләндерү эше кысаларында яңа проектларны гамәлгә ашыру», – дип йомгаклады ул.

Рөстәм Халиков һөнәри берлекнең ревизия комиссиясенең 2022 елдагы эше турында хисап тәкъдим итте.

Альбина Нәфыйкова утырышта катнашучыларны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең республика оешмасы эшчәнлеге нәтиҗәләре, һөнәри берлекнең һөнәри берлек әгъзаларын һәм аларның гаиләләрен савыктыруга юнәлдерелгән социаль программалары, шулай ук 2023 елга планлаштырылган конкурслар белән таныштырды.

Министр урынбасары Рәис Гомәров башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Без Министрлыкта гына түгел, муниципаль районнарда да актив эш күрәбез, – дип ассызыклады ул. – Быел да темпларны киметмәскә кирәк».

Чара Министрлыкның һөнәри берлек оешмасының алдынгы әгъзаларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International