Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Буа, Чүпрәле һәм Апас муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эшлекле сәфәр белән Буа, Чүпрәле һәм Апас муниципаль районнарына барды.

Буа районында ул «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» киңәшмә үткәрде. Утырыш Буа шәһәре администрациясе бинасында узды, аның эшендә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов катнашты.

Төп доклад белән «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 51,5 га мәйданда – урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау – 250 га, урман культураларын тулыландыру – 78 гектарда, 0,2 гектарда базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылган. «Шулай ук 300 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 354 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде. План 15% һәм 24% дәрәҗәләрендә арттырып үтәлде», – дип хәбәр итте Илнар Гатауллин.

Аның сүзләренчә, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 1262 патрульлек һәм 15 профилактик чара үткәрелгән.

Аннары докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Сергей Кириллов һәм башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, урманны саклау һәм яклау буенча инженер Энҗе Мөдәррисова чыгыш ясады.

Җыелышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Алдагы чорга төп бурыч – урманнарда янгын куркынычы сезонына сыйфатлы әзерлек, – дип ассызыклады ул. – Бу урман янгыннары техникасын, урман янгыннарын сүндерү станцияләрен җиһазлар һәм янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүгә, урман янгыннары формированиеләрен формалаштыруга, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләрен алып баруга кагыла».

Чүпрәле һәм Апас районнарында Илгизәр Зарипов урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Чүпрәле районында Иске Чүпрәле авылындагы администрация бинасында узган утырышта муниципаль район башлыгы Марат Гафаров, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге, район авыл хуҗалыгы идарәсе, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Чүпрәле кишәрлеге урманчылыгы территориясендә 2023 елга планлаштырылган эшләр турында «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин сөйләде.

Апас районында киңәшмә Апас шәһәр тибындагы бистәсенең администрация бинасында узды. Анда башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Тугушев, район учреждениеләре, оешмалары вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучылар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International