ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2022 елда хокук куллану практикасы турында доклад проекты әзерләнде һәм иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылды

2023 елның 17 феврале, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2022 елда урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда Министрлыкның хокук куллану практикасы турында доклад проектын әзерләде һәм иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырды. Әлеге эш «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ федераль законның 47 статьясы һәм РФ Хөкүмәтенең 30.06.2021 ел, № 1098 карары белән расланган Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) турындагы нигезләмәнең 23 пункты нигезендә башкарылды.

Министрлыкның контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең хокук куллану практикасын анализлау Россия Федерациясе законнарында урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау, торгызу һәм урман үрчетү өлкәсендә билгеләнгән бурычлардан чыгып, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм үткәрүдә хокук куллану практикасы сорауларын үз эченә ала.

Доклад проекты Министрлык сайтында «Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге)» бүлегенең «Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау» бүлекчәсендә урнаштырылган (https://minleshoz.tatarstan.ru/file/pub/pub_3614733.docx).

Доклад проектына карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр булган очракта, аларны, «2023 елга доклад проекты» тамгасы белән, Министрлыкка әлеге электрон адреска җибәрүегез сорала: gkn.mlh@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International