Министрлыкта федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә узды

2023 елның 17 феврале, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә узды. Чара эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, республиканың Буа, Зеленодольск, Кайбыч, Идел буе һәм Тәтеш урманчылыкларының җитәкче-урманчылары, аларның урынбасарлары, участоклардагы урманчылар, инженерлар,  урман осталары катнашты.

Семинар-киңәшмәне министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең 10.03.2022 ел, № 336 карары нигезендә планлы (контроль) күзәтчелек чаралары гамәлдән чыгарылды. «Шуңа да карамастан, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм булдырмау безнең төп бурычыбыз булып кала, – дип ассызыклады ул. – Быел гражданнар, юридик затлар һәм эшкуарлар арасында профилактик эшне көчәйтергә кирәк».

Төп нотык белән дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул катнашучыларга урман законнарында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга, профилактика һәм контроль-күзәтчелек чараларына кагылышлы соңгы үзгәрешләр турында искәртте.

«Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда бәяләү һәм хәтәрлекләр белән идарә итү системасы кулланыла, – дип билгеләп үтте Айрат Әхмәров. – Түбәндәге хәтәрлек категорияләре билгеләнде: мөһим, уртача һәм түбән».

Шулай ук спикер «ТОР КНД» ДМС һәм «Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры» ФДМС системаларындагы эш үзенчәлекләренә, урман үсентеләрен сату-алу килешүләрен, урман кишәрлекләрен арендалау килешүләрен үтәү өлешендә гражданлык-хокукый җаваплылык мәсьәләләренә тукталды.

Шундый семинар-киңәшмәләрнең чираттагылары быелның мартында 1 нче декадасында Нурлат, Түбән Кама һәм Лениногорск шәһәрләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International