ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Зәй һәм Тукай муниципаль районнарында эш визиты белән булды

2023 елның 17 феврале, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров  Зәй һәм Тукай муниципаль районнарында эш визиты белән булды.

Зәй районында ул «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» киңәшмә үткәрде. Утырыш Зәй шәһәре администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты.

Чарада докладлар белән җитәкче-урманчы Ирина Забродина, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженер Лилия Вәлиева һәм Кушник кишәрлеге урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Александр Бычков чыгыш ясады.

Ирина Забродина узган ел «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Зәй урманчылыгы территориясендә 362,5 га мәйданда (планның 103%) урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылуы, 375 кг урман үсемлекләре орлыгының әзерләнүе (117%) һәм 1,5 млн. данә стандарт утырту материалы (193%) үстерелүе турында сөйләде.

«Урманнарны саклау максатларында 1920 гектарда урман утыртмаларына урман патологиясе тикшерүе һәм 57 гектарда ликвидлы булмаган агач җыеп алынды», – диде ул.

Лилия Вәлиева катнашучыларны – урманнарда булачак янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы, Александр Бычков узган ел башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга, Зәй урман хуҗалыгының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

Тукай районында Рәис Гомәров 2023 елның янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культурасы сезоннарына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара Чаллы шәһәренең администрация бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин катнашты.

Татарстан кишәрлеге урманчылыгы территориясендә планлаштырылган эшләр турындагы доклад белән «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында урманнарны торгызу эшләрен уздыру, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы, урман янгыннарына каршы пропагандалау һәм башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International