«Арча урманчылыгы» ДКУ Балтач кишәрлеге урманчысы вазыйфаларын башкаручы Марсель Низаметдинов Балтач гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Урман тормышы» темасына дәрес үткәргән.
Дәрес барышында ул укучыларга урманның үсемлекләр дөньясы, урманчының роле, табигатькә сакчыл карашның мөһимлеге турында сөйләгән.
Марсель Низаметдинов шулай ук балаларга урман тармагы белгечләре куллана торган приборларны – биеклек үлчәгеч, үлчәм сәнәге, буссоль һ.б. күрсәткән.