Бүген Әгерҗе администрациясе бинасында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ һәм «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» дигән темага киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Нургаянов, район оешмалары, учреждениеләре белгечләре катнашты.
Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турындагы төп доклад белән җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов чыгыш ясады. Ул 2022 елда Әгерҗе урманчылыгы территориясендә 207 га мәйданда – урманнарны торгызу, 710,1 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 102,4 гектарда – урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомнигында орлык чәчү буенча 0,24 гектарда эшләр башкарылуы турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге), урман сагы кысаларында урманнарда 1043 патрульлек, 67 профилактик һәм контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелгән.
Чарада шулай ук урман мастеры, беренчел һөнәри берлек оешмасы рәисе Виолетта Красноперова доклад ясады.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек буенча һәм башка йөкләмәләрне бирде.