Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Ютазы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды.
Ютазы районында Рәис Гомәров 2023 елның янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культурасы сезоннарына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара Ютазы авылындагы администрация бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Янгын куркынычы булган чорга һәм урман культурасы кампаниясенә әзерлек барышы турында «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова мәгълүмат бирде. Ул урман фонды җирләрендә патрульлек итү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урман янгыннарына каршы пропаганда һ.б. мәсьәләләргә тукталды.
Бөгелмә районында Рәис Гомәров 2022 елда «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Бөгелмә шәһәре администрациясе бинасында узган утырыш эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады. Ул «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләр, санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары турында сөйләде.
«Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Бөгелмә урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урман фонды җирләрен патрульләү маршрутлары расланды, урман янгыннарын сүндерү станцияләре командаларын, ирекле янгын дружиналарын укыту оештырылды, – дип өстәде Гөлнара Мөхәммәтханова. – Халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла».
Аннары урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин һәм урманнарны торгызу буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Нурфия Ибраһимова чыгыш ясады.
Министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә урман янгыннарының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр итү эшен көчәйтергә кушты. «Статистика мәгълүматларына караганда, урманда янгын чыккан 10 очракның 9ында кеше гаепле. Шуңа күрә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү, дәүләт хакимияте органнарына урман фонды янында яну очракларын ачыклау турында оператив хәбәр итү бик мөһим», – диде ул.