Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Утырыш эшендә РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урманнарны яңарту һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Ылыслы токым орлыклары әзерләүнең барышы турында төп доклад белән Рослесхозның урманнарын торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.
Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында 57 тонна ылыслы токым күркәсе җыелган. Хәзерге вакытта урман орлыклары чималын эшкәртү эшләре бара. Агымдагы елның 21 февраленә 207 кг орлык әзерләнгән.
Исегезгә төшереп үтик, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы 2023 елга чәчү материалы белән тулысынча тәэмин ителгән. Узган ел 15,3 тонна төп урман формалаштыручы токымнар орлыгы (планның 133%) җыелган, шул исәптән 0,5 тоннасы – яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән.