Министр урынбасары Рәис Гомәров Кама Тамагы муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Кама Тамагы муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул 2023 елгы урман культуралары кампаниясенә һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара Кама Тамагы штп администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов катнашты.

Кыскача доклад белән «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Виктор Зайкин чыгыш ясады.

Аннары утырышта катнашучылар Кариле кишәрлеге территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү, халык арасында агитация-аңлату эшләре алып бару, урманнарны торгызу эшләрен башкаруга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров урман янгыннарына каршы пропаганда алып бару һәм урманнардагы янгын куркынычы торышын мониторинглауга бәйле кайбер бурычларны билгеләде. «Урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләрендә барлык структураларның һәм оешмаларның җайга салынган эше һәм оператив рәвештә карарлар кабул итә белү бик мөһим», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International