Бүген Байлар Сабасында Саба муниципаль районы советы утырышы узды. Анда муниципаль берәмлекнең 2022 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм 2023 елга бурычлары билгеләнде.
Утырышта докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һ.б. чыгыш ясады.
Үз чыгышында министр Равил Кузюров 2022 елда илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, Саба муниципаль районында 27,8 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, 32 объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән, шул исәптән 6 белем бирү һәм сәламәтлек саклау объекты.
«2022 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый үсеш рейтингында район уңай динамиканы күрсәтте, 4 позициягә күтәрелде һәм 22 нче урынны алды, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Быел үзебезнең конкурентлык өстенлекләребезне анализларга һәм булган сәнәгать мәйданчыклары, логистика инфраструктурасының потенциалын нәтиҗәлерәк куллану ысулын табарга кирәк. Кече һәм урта бизнес өчен ярдәм чаралары хәзер аз түгел. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк».
Министр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү йомгакларына һәм 2023 елга төп бурычларга тукталды.