«Лаеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара. Әйтик, бу атнада белгечләр җәмәгать урыннарында мәгълүмати листовкалар элеп чыкканнар һәм Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлегендә яшәүчеләр белән берничә әңгәмә уздырганнар.
Мондый очрашуларда урманчылар гражданнарга урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узганнар.
Моның белән беррәттән, юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга урманга якын урнашкан кишәрлекләрне коры үләнле үсемлекләреннән, уҗым калдыкларыннан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан чистарту яисә аларны янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яисә янгынга каршы башка киртәләр белән аерып алу кирәклеге турында мәгълүмат хатларын җибәрү дә оештырылган.