Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгече Оксана Горбатенко «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман һөнәрләре дөньясында» дигән темага дәрес үткәргән

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгече Оксана Горбатенко Зеленодольск районының 4 нче урта мәктәбендә «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман һөнәрләре дөньясында» дигән темага дәрес үткәргән. Дәреснең максаты – укучыларны урман профиле һөнәрләре белән таныштыру, урман һәм аның байлыклары турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү.

Оксана Горбатенко балаларга «урманчы», «урман хуҗалыгы инженеры», «урман патологы» һ.б. һөнәрләр турында сөйләгән.

Соңыннан ул Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартларына тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International