2023 елның 23 июненнән 13 июленә кадәр «Орленок» россиякүләм балалар үзәге базасында «Лесной подрост» профильле сменасы узачак.
Җәйге смена кысаларында яшь экоактивистлар «Лесной подрост» программасы буенча укулар узачак, мастер-классларда, экология, урманны саклау һәм яклау өлкәсендәге тикшеренү һәм иҗади проектларда катнашачаклар, шулай ук урман ресурсларын өйрәнүнең югары технологияле ысуллары белән танышачаклар. Шул исәптән дроннар белән идарә итәргә һәм читтән торып, урманнар турында мәгълүмат алырга өйрәнәчәкләр.
«Профильле сменада 11-15 яшьлек мәктәп урманчылыклары активистлары, төбәк слетларында, «Подрост» россиякүләм конкурсында, «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» россиякүләм смотр-конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук яшь волонтерлар – урманнарны торгызу буенча «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» акцияләрендә катнашучылар катнаша ала. Гаризалар 1 майга кадәр кабул ителә», – дип хәбәр итте Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Владимир Дмитриев.
«Лесной подрост» сменасында катнашу өчен конкурс биремен үтәргә кирәк. Коллективлар «Мәктәп урманчылыгының проект-тикшеренү эшчәнлеге» номинациясендә конкурс сайлап алуларын уза һәм урманнарны саклау һәм яклау буенча практик эшчәнлек нәтиҗәләрен төбәктәге мәктәп урманчылыклары эшчәнлегенә кураторлык итүче төбәк операторының тәкъдим хаты белән бергә җибәрәләр.
Индивидуаль катнашучылар ике номинациядән берсен сайлый ала, бу – «Урманны саклау һәм яклау өлкәсендә проект-тикшеренү эшчәнлеге», анда үз презентацияңне һәм аннотациясе тәкъдим итәргә кирәк, шулай ук «Игелекле эшләр урманы» – эссе, чарада катнашучы урманнарны саклау һәм яклауга юнәлтелгән эшчәнлек нәтиҗәләрен чагылдырырга тиеш
Гаризалар 2023 елның 1 маена кадәр онлайн режимда кабул ителә.
Техник ярдәм мәсьәләләре буенча 8 (86167) 91-584 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.