2023 елда Татарстан Республикасында «Урман хуҗалыгын үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 59 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алачак. Дәүләт программасы буенча 28 урман патруле автомобиле, илкүләм проект буенча – тагыла торган янгынга каршы 1 модуль, 14 һава өрдерү җайланмасы һәм су өчен 16 резервуар сатып алыначак.
«Соңгы 3 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы 198 берәмлек техника һәм 1957 берәмлек җиһаз белән тулыландырылды, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. – Бу федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын, шулай ук урманнарны янгыннан торгызу һәм саклау эшләренең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде».
«Быел сатып алыначак урман патруле автомобильләре янгын торышын мониторинглау, урманнарны патрульләү, законсыз агач кисү һәм урман законнарын башкача бозуларны кисәтү өчен файдаланылачак, – дип өстәде Рәис Гомәров. – Калган җиһазлар ачыкланган янгын чыганакларын оператив рәвештә бетерү кирәк булган очракта тотылачак».