Аксубай урманчылыгының урман фонды территориясендә чаңгы ярышлары узган. Ярышларда «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашкан.
Ир-атлар арасындагы ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны – Чабаксар кишәрлегенең урман остасы Владимир Львов, 2 нче урынны – Аксубай кишәрлегенең урман остасы Николай Иванов, 3 нче урынны Чабаксар кишәрлеге урманчысы Алексей Данилов алган.
Хатын-кызлар арасында 1 нче урынга – урманнан файдалану буенча инженер Диана Макарова, 2 нче урынга – бухгалтер Наталья Альдиванова, 3нче урынга урманнарны торгызу буенча инженер Ирина Глухова лаек булган.
Шуның белән бергә стендка ату буенча да ярышлар үткәрелгән. 1 нче урын өчен көрәштә җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин җиңү яулаган, 2 нче урында – Аксубай кишәрлегенең урман остасы Николай Иванов, 3 нче урында – Ибрай урманчылыгының урман остасы Мансур Хәйруллин.